Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан водительләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды.
Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 51 очрагын ачыклаган. 17 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнгән. 3 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. Дүрт водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.
-Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз, - ди ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек пропагандасы буенча инспекторы Галия Хәтмуллина.