Башкортстанда ирле-хатынлы өйләрендәге базларында янып үлә язганнар.
Әлеге хәл Яңавыл районының Комалак авылында була. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир белән хатын базның стеналарын монтаж күбеге белән җылытканнар. Аннары аны төзелеш фены белән киптерергә булганнар. Шул вакытта күбек кинәт яна башлый.
Бәхеткә, икесе дә мөстәкыйль рәвештә баздан чыга алган. Шулай да 50 яшьлек ир-ат I, II дәрәҗәдәге, ә аның 47 яшьлек хатыны I, II дәрәҗәдәге пешү алганнар. Баздагы янгынны өйдә булган су белән сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.
Хәзер тикшерү эшләре башланган.