Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 июль , 19:47

Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...

Кызганычка каршы, 38 яшьлек водитель шунда ук үлә, ә пассажиры дәваханәгә озатыла.

Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...
Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Бүздәк районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндезге сәгать өчтә “Урал” М-5 автоюлының 1356нчы чакрымында “Lada Xray” машинасы руле артындагы 38 яшьлек водитель каршыга килгән “КамАЗ” йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль водителе урында ук һәлак була, аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Кая ашыгабыз соң? Тормыш - һәркемнең үз кулында. Шуны истән чыгармасын иде, водительләр. Фаҗига булгач, соң була, "Терсәк якын - тешләп булмый". 

 

Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...
Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...
Каршыга килгән КамАЗ астына барып кергән...
Автор:
Читайте нас: