Мәләвез районында 16 яшьлек үсмергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чаралары эксплуатациясен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү мәддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек үсмер егет “Motoland XR 250” мотоциклы руле артында Дарьино авылының Үзәк урамы буйлап китеп барган 4 җәяүлене бәрдергән. 17 яшьлек кыз алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Ике җәяүле – 20 яшьлек егет, 20 яшьлек хатын һәм аның дүрт айлык баласын дәваханәгә озатканнар.
Тикшерү органнары үсмерне сак астына утыртуны сорасалар да, тикшерү вакыты дәвамында суд чикләү чарасы рәвешендә өй арестын сайлаган.