Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 июль , 16:26

Узган ялларда гына районда 3 авария теркәлгән

Ике водитель исерек хәлдә булган. 

Узган ялларда гына районда 3 авария теркәлгән
Узган ялларда гына районда 3 авария теркәлгән

Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 35 очрагын ачыклаган. 5 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнгән. 2 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. Бер водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.

Шулай ук узган ялларда гына 3 механик авария теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Хөрмәтле водительләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

Автор:
Читайте нас: