Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 июль , 09:02

Табибларга аның үлемен расларга гына калган

Су корбаннары көн саен арта...

Табибларга аның үлемен расларга гына калган
Табибларга аның үлемен расларга гына калган

Бүздәк районының Таллыкул авылы күлендә бер ир батып үлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз су керү өчен җиһазландырылмаган урынга килгәннәр. Өчесе дә резина матраста ярдан 500 метр тирәсе ераклыкка йөзеп барганнар.

Егетләрнең берсе матраска басып, суга сикергән, шуннан соң матрас әйләнеп капланган һәм барысы да суда чумган. Ир бата башлаган. 

Икенче ир батучыны коткарырга тырышкан. Ул ярга алып чыга алган. Тик вакыйга урынына килгән табибларга аның үлемен расларга гына калган. Хатын матраска тотынып, ярга үзе йөзеп чыга алган. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Автор:
Читайте нас: