Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 июль , 14:51

Бәхеткә, дүрт баласы белән янгыннан чыгып өлгергән

Күпбалалы гаилә бер мизгелдә йортсыз калган.

Бәхеткә, дүрт баласы белән янгыннан чыгып өлгергәннәр
Бәхеткә, дүрт баласы белән янгыннан чыгып өлгергәннәр

Белорет шәһәрендә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Балаларның әнисе якты утка һәм янгын тавышына уянып киткән. Бу вакытта суыткычны ялкын каплап алган була. Бәхеткә, хатын дүрт баласын уятып, алар белән урамга чыгып өлгергән. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Янгын бүрәнә йортның 47 квадрат метрын чолгап алган. Аны сүндерүгә 6 белгеч һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

"Күпбалалы гаиләгә бушлай янгын хәбәрчесе биргән булганнар. Янгын чыккан вакытта приборның батареясы беткән булган. Ул эшләгән булса, иртәрәк уянырга, милекне коткарып калырга мөмкин булыр иде",- ди ведомство белгечләре.

Автор:
Читайте нас: