Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 июль , 14:33

Иске Балтачта авария теркәлгән

Тагын 4 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган.

Иске Балтачта авария теркәлгән
Иске Балтачта авария теркәлгән

Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 116 очрагын ачыклаган. 14 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. 4 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. Тагын өч водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.

Шулай ук узган ялларда 1 механик авария теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: