Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 июль , 20:28

Иске Балтачта 3 авария теркәлгән

Ике хатын-кызның бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган...

Иске Балтачта 3 авария теркәлгән
Иске Балтачта 3 авария теркәлгән

Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 58 очрагын ачыклаган. 16 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. Отпуск вакыты микән - дүрт водитель исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Тагын өч водительнең (шуларның икесе – хатын-кыз) бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.

Шулай ук әлеге ялларда гына 3 механик авария теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: