Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 июль , 18:15

Өч яшьлек сабый үлгән...

69 яшьлек дәү әтисе оныгын таптап үтергән.

Өч яшьлек сабый үлгән...
Өч яшьлек сабый үлгән...

Туймазы районының Райман авылында коточкыч вакыйга теркәлгән. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, дәү әти кеше машинасында оныгын таптаган.

Чыганактан билгеле булуынча, дәү әтисе йортта машинасында артка чигенгән. Ә бу вакытта машина артында өч яшьлек оныгы уйнап йөрегән булган. Олы яшьтәге ир аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, машина баланы таптаган.

“4 июль көнне  69 яшьлек ир йорттан чыккан вакытта өч яшьлек бала өстенә барып менгән. Машина астында калган баланы авыр хәлдә реанимация бүлегенә озатканнар. Бүген баланың аңына килмичә һәлак булуы ачыклана. Тикшерү материаллары БР буенча Тикшерү идарәсенә юнәлтелгән”, – дип хәбәр итәләр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.

Бала бик җитди җәрәхәтләр алган, табиблар кулдан килгәннең барын эшләгән, әмма сабыйны коткарып кала алмаганнар.

Автор:
Читайте нас: