Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 июль , 18:26

Башкортстанда бер ир ике баласы күз алдында батып үлгән

Балалары белән балык тотарга, ял итәргә барган булган...

Башкортстанда бер ир ике баласы күз алдында батып үлгән
Башкортстанда бер ир ике баласы күз алдында батып үлгән

Бакалы районында фаҗигале вайкыйга теркәлгән. Билгеле булуынча, бер ир ике улы белән балык тотарга дип килгән махсус буада батып үлгән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Гаилә 2нче июльдә буага килә, ә 3нче июль иртәсендә әти кеше су коенырга була һәм, кызганычка каршы, судан кире чыкмый.

Коткаручылар әле дә ирнед гәүдәсен судан эзлиләр. Буада су коенырга ярамаган. Бу хакта махсус такталардагы язулар да булган.

Бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу белән генә түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда керү аркасында да була. Су коену бары тик төзекләндерелгән пляжларда гына хәвефсез, анда куркыныч урыннар тиешенчә билгеләнгәнергә, ә суда ял итүне коткару станцияләре яки постлар хезмәткәрләре сакларга тиеш. Исегездә тотыгыз! Суда хәвефсез тәртип чараларын төгәл үтәү генә бәла-казаны кисәтә ала.

Автор:
Читайте нас: