Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 июль , 21:30

Кичә Таныпта 21 яшьлек егет батып үлгән

Егетнең гәүдәсен водолазлар бүген генә табалар.

Кичә Таныпта 21 яшьлек егет батып үлгән
Кичә Таныпта 21 яшьлек егет батып үлгән

Кичә кичен Борай районының Күзбай авылы янындагы Танып елгасында фаҗигале вакыйга теркәлгән – яшь егет суда батып үлгән. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, кичә кичен 21 яшьлек урындагы егет ике дусты белән су коенырга барган. Күпмедер вакыттан соң, иптәшләре нәрсә булганын да аңламый калалар – яшь егет судан чыкмый. Егетнең үле гәүдәсен водолазлар бүген генә табалар.

Җәй җитте, су коену сезонына кердек. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Автор:
Читайте нас: