Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан водительләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды.
Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 57 очрагын ачыклаган. 13 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. Ике водитель исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Тагын өч водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган. Бер үсмернең әти-әнисе Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче мәддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылган.
Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!
Галия ХӘТМУЛЛИНА,
ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек
пропагандасы буенча инспекторы.