Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 июнь , 08:25

Балтачта 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Юлга чыккан 5 водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган...

Балтачта 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Балтачта 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган атнада Балтач районы территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Шулай ук рейдлар барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 137 очрагын ачыклаган.

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган 5 кеше, шулай ук элек идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 3 водитель тоткарланган. Биш водитель исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Махсус хәвефсезлек каешларын куллану кагыйдәләрен санга сукмаган 30 водитель ачыкланган. 4  кеше балаларны автотранспорт салонында йөртү кагыйдәләрен бозган.

Хөрмәтле водительләр, игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Юллардагы иминлек үзебездән тора.

Автор:
Читайте нас: