Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 июнь , 16:40

Су коенганда сак булыгыз: фаҗигаләр саны арта

Бүген дә бер ир батып үлгән, гәүдәсен водолазлар әле дә эзли.

Су коенганда сак булыгыз: фаҗигаләр саны арта
Су коенганда сак булыгыз: фаҗигаләр саны арта

Соңгы көннәрдә Башкортстанда фаҗигаләр теркәлеп кенә тора. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Бүздәк районы Каран авылы буасында 31 яшьлек ир-ат батып үлгән. Гәүдәсен водолазлар эзли.

Бөре районы Яңа Кулчубай авылы янындагы күлдә водолазлар тагын бер батып үлгән кешене табалар. 52 яшьлек ир-ат белән фаҗига 15 июнь кичендә, сәгать унбердә, су коенганда була. Озак эзләү эшләреннән соң, гәүдәсен бүген генә тапканнар.  

Һәр очракта оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.

Узган тәүлектә генә Башкортстанда берничә фаҗига булган. Нефтекамада, Уфаның “Светлое” күлендә, Бүздәк, Краснокама районнарында кешеләрнең суга бату очраклары билгеле. Кызганычка каршы, аларның күбесе исерек хәлдә булган.

Җәй җитте, су коену сезонына кердек. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Автор:
Читайте нас: