Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 июнь , 21:29

Иске Балтачта: ике водитель исерек хәлдә тоткарланган

Тагын ике кешенең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган...

Иске Балтачта: ике водитель исерек хәлдә тоткарланган
Иске Балтачта: ике водитель исерек хәлдә тоткарланган

Узган ялларда Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 59 очрагын ачыклаган. 17 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. Ике водитель исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Тагын ике водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: