Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 Май , 08:23

Водитель үлгән, ә пассажир дәваханәгә озатылган

Машинасы тимер өеменә әйләнгән...

Водитель үлгән, ә пассажир дәваханәгә озатылган
Водитель үлгән, ә пассажир дәваханәгә озатылган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Туймазы районында  булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Авария кичә кич Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы  автомобиль юлының 68нче чакрымында теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек урындагы кеше "Daewoo Nexia" машинасы белән идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана.

Нәтиҗәдә, водитель ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлак була. Аның 32 яшьлек пассажиры дәваханәгә озатыла.

Билгеле булганча, водитель элек исерек хәлдә руль утырганы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.

Водитель үлгән, ә пассажир дәваханәгә озатылган
Водитель үлгән, ә пассажир дәваханәгә озатылган
Автор:
Читайте нас: