Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 Май , 10:06

Әнисе дә, кызы да...

Янгын сүндерү барышында ике хатын-кызның үле гәүдәләре табылган.

Әнисе дә, кызы да...
Әнисе дә, кызы да...

Әбҗәлил районындагы шәхси йортта янгында әнисе белән кызы һәлак булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген төнлә Аскар авылындагы бер агач йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр ярты сәгать янгын белән көрәшәләр. Янгын 96 квадрат метр мәйданда сүндерелгән.

Кызганычка каршы, янгын урынын тикшергәндә йокы бүлмәсендәге идәндә һәм диванда 1953нче һәм 1973нче елгы ике хатын-кызның үле гәүдәләре табылган.

Янгын урынында тикшерү-оператив төркем, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре эшли.

Әнисе дә, кызы да...
Әнисе дә, кызы да...
Автор:
Читайте нас: