Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 Май , 08:28

Бер авариядә җиде кеше зыян күргән

Коткаручыларга машиналарны кисәргә туры килгән...

Бер авариядә җиде кеше зыян күргән
Бер авариядә җиде кеше зыян күргән

Архангель районында теркәлгән авария нәтиҗәсендә  җиде кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Чыганактан билгеле булуынча,  Уфа – Инзәр – Белорет автомобиль юлының 73нче чакрымында Тирәкле авылыннан ерак түгел ике җиңел машина –  “Лада Веста” (анда 4 кеше булган, шул исәптә 2 бала) һәм “Volkswagen Golf” (4 кеше булган, шул исәптә 2 бала) бәрелешкәннәр.

Коткаручылар каза күргәннәрне машиналардан азат иткән. Аларга ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче беренче ярдәм күрсәткәннәр.

Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Җиде кеше имгәнгән. 3 өлкән яшьтәге һәм 4 баланы Уфа шәһәре дәваханәсенә озатканнар.

Бер авариядә җиде кеше зыян күргән
Бер авариядә җиде кеше зыян күргән
Автор:
Читайте нас: