Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Чакмагыш районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Авария бүген көндез Кушнаренко – Чекмагуш – Бакалы автомобиль юлының 56нчы чакрымында теркәлгән. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, "Лифан" руле артындагы ир-ат, бер машинаны узам дип, юлдаш "Лада Гранта" белән бәрелешкән, ары таба юл читенә төшеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лифан" водителенең тормыш иптәше алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.