Туймазы районында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария кичә кичке якта М-5 Урал автоюлының 1312нче чакрымында теркәлгән.
«FAW» һәм «Лада аргус» зур йөк машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә баш автоинспектор Владимир Севастьянов.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең водителе һәм ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат була.
Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. ЮХХДИ хезмәткәрләренең эшен координацияләү һәм ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынына республика Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре чыккан. Шулай ук Бакшкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү буенча махсуслаштырылган бүлеге хезмәткәрләре һәм Эксперт-криминалистик үзәгенең эксперт-автотехниклары эшли.
Фаҗигале вакыйганың барлык шартлары да ачыклана.