Бүген иртә белән коточкыч авария теркәлгән.
Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария 19 апрель иртәсендә Уфа-Ырынбур юлының 1нче чакрымында теркәлгән. Анда «ВАЗ-2115» һәм «КамАЗ» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак була һәм тагын ике кеше җәрәхәтләнә. Билгеле булуынча, яшьләр булган.
Хәзер вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Юл-транспорт һәлакәте урынына Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе юл-транспорт һәлакәтен тикшерү буенча махсуслаштырылган бүлеге хезмәткәрләре һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгенең эксперт-автотехниклары чыкты. Һәлакәтнең шартлары ачыклана.