Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 апрель , 09:36

Күпбалалы гаилә йортсыз калган...

Янгын чыккан вакытта өйдә ике бала булган...

Күпбалалы гаилә йортсыз калган...
Күпбалалы гаилә йортсыз калган...

Башкортстанда күпбалалы гаилә йортсыз калган: дърт балалы гаилә туганнары белән яшәргә мәҗбүр була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, торак йортта янгын Дүртөйле районында 17 апрельдә кичке җидегә якынрак булган. 10×12 метрлы өйдә бу вакытта ике бала була, тагын ике бала белән әниләре урамда булган. Янгын чыкканын күргәч, хатын өйдәге ике баласын да алып чыгып өлгерә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре янгынны 30 минут эчендә сүндерәләр. Бәхеткә, бу вакыйгада беркем дә зыян күрмәгән.

"Янгынның сәбәбе ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе версияләренең берсе буенча, янгын электр үткәргечләре төзек булмаганга килеп чыккан булырга мөмкин. Йортта 2011, 2017, 2020, 2022 елгы балалары булган күп балалы гаилә яшәгән», — дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: