Кичә Мәләвездә шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, янгында йорт хуҗасы һәлак булган, күрәсең, ул өйдән чыга алмаган. Фаҗигале һәлак булган ир 1966нчы елгы булган, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Урында янгын сүндерүче һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Барлык шартлар да ачыклана.