Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 апрель , 15:56

Бәрдергән һәм юлда үләргә калдырган

Ахырда водительнең исерек хәлдә булуы ачыклана.

Бәрдергән һәм юлда үләргә калдырган
Бәрдергән һәм юлда үләргә калдырган

Нефтекамада ЮХХДИ хезмәткәрләре фаьигале  юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

 Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, авария кичә Карл Маркс урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Renault Duster” руле артындагы билгесез водитель җәяүлеләр кичүендә 57 яшьлек кешене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Нәтиҗәдә, җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә.

Эзләү барышында водительне билгелиләр һәм тоткарлыйлар. Ул 47 яшьлек ир булып чыга. Исерек хәлдә булуы ачыклана.

Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартлары да ачыклана.

Автор:
Читайте нас: