Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ишембай районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Кичә, 14 апрельдә, кичке сәгать 11ләр тирәсендә, Ишембай – Кинҗәбулат автомобиль юлының 6нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Нива” руле артында булган водитель җәүлене бәрлергән.
Водитель билгеләвенчә, төнлә ул ирне күрмәгән. Чөнки аның киемендә бернинди дә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.
Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук үлгән.
Әлеге факт буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә.