Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 апрель , 17:31

Шул балык дип...

Курыкмыйлар да, билләһи: дүрт балыкчы бәлагә тарыган.

Шул балык дип...
Шул балык дип...

Кандракүлдә коткаручылар дүрт балыкчыны бәладән коткарганнар. Алар яр буендагы боз өстендә балык тотарга булганнар. Күпмедер вакыттан соң, аяк астындагы боз аерыла һәм балыкчылар белән ярдан китә. Балыкчылар үзләре генә ярга чыга алмаганлыкларын аңлап, 112 хезмәтенә шалтыраталар.  

Коткаручылар балыкчыларны боздан эвакуацияләү өчен махсус коткару тактасы кулланганнар. Дүрт балыкчы да яр буена уңышлы чыккан.

Ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка барган булалар шул...

Автор:
Читайте нас: