Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ишембай районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Авария бүген сәгать 13:00 тирәсендә Петровское - Гомәр автоюлының 9нчы чакрымында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек хатын-кыз “Рено Сандеро” машинасы белән идарә итүне югалта һәм машина каплана.
Нәтиҗәдә, ул ашыгыч медицина ярдәме килгәнче шунда ук һәлак була.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Авариянең нечкәлекләре төгәлләнә.