Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әбҗәлил районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Авария бүген 18:30 сәгать тирәсендә Кызыл Башкортстан – Покровка автоюлының 2нче чакрымында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Хендай Акцент” водителе машина белән идарә итүне югалткан һәм юл читенә төшеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәтендә водитель һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче шунда ук һәлак булган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башкарыла.