Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 апрель , 19:58

Коточкыч: бер ир автобус белән йөк машинасы арасында кысылып үлгән

Бу җан тетрәндергеч хәл бүген булган.

Коточкыч: бер ир автобус белән йөк машинасы арасында кысылып үлгән
Коточкыч: бер ир автобус белән йөк машинасы арасында кысылып үлгән

Бүген, 11 апрельдә, Уфа районының Михайловка авылында бер ир-ат фаҗигале рәвештә һәлак булган. Бу хакта “Ufanovosti.ru” хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, автобус водителе ватылу сәбәпле юл кырыена тукталган. Ярдәм сорап машиналарны туктатырга маташкан. Бәхеткә, ярдәмгә “Шахман” йөк машинасы туктый. Ул автобус артына килеп туктаган була. Водительләр сөйләшкән арада, билгесез сәбәпләр аркасында, йөк машинасы урыныннан кузгалып китә һәм ике транспорт арасында торган бер ирне кыстырып куя. Ир шунда ук үлә.

Коточкыч хәлнең барлык шартлары да ачыклана.

Фото: “Ufanovosti.ru”

Автор:
Читайте нас: