Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Уфада булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Авария бүген Орджоникидзе районының Энергетиклар урамында теркәлгән. БР буенча дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, “Honda CR-V” кроссоверы һәм “Газель” бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә "Газель"ның пассажиры һәлак булган.
Фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.