Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, кичә Архангель районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мопед руле артындагы үсмерне тоткарлаган. 15 яшьлек бала Иске Ирныкшы авылында инспекторлардан качарга маташкан. Анардан алкоголь исе аңкып торган. Балигъ булмаган баланың әнисен чакыртып алганнар. Аның каршында тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, үсмер өргән бер литр һавада 0,259 мг алкоголь булуы ачыкланган.
Аны җаваплылыкка тарттыру өчен җыелган материалларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәргәннәр.