Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 апрель , 08:44

Иртә белән фаҗигале авария

Бүген иртәнге авариядә ике кеше һәлак булган.

Иртә белән фаҗигале авария
Иртә белән фаҗигале авария

3 апрель иртәсендә Уфада юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “ВАЗ-2114” водителе, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча зур тизлектә хәрәкәт итеп, Мингажев урамы белән киселештә светофорның тыю сигналына чыгып өлгерергә маташкан. Нәтиҗәдә, Мингажев урамы буйлап килгән “Volkswagen Polo” белән бәрелеш була. Бәрелүдән соң “ВАЗ-2114” машинасы металл коймага, ары таба агачка барып бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 37 яшьлек “ВАЗ”  водителе урында ук, ә аның пассажиры медицина ярдәме күрсәтелгәндә үлә. “Volkswagen” водителен медицина хезмәткәрләре тикшерә.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

Автор:
Читайте нас: