Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 апрель , 21:37

Берьюлы өч машина бәрелешкән...

Коточкыч авария нәтиҗәсендә, өч кешенең гомере өзелгән.

Берьюлы өч машина бәрелешкән...
Берьюлы өч машина бәрелешкән...

Башкортстанда суд Кушнаренко районындагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган кешегә хөкем карары чыгарды. Бу хакта "КП-Уфа" хәбәр итә. 

Коточкыч авария М-7 “Волга” юлының 1252нче чакрымында Сәет авылы янында булган. Иглин районында яшәүче ир “Daewoo Novus” йөк машинасы руле артында “LADA Kalina” белән бәрелешә, ул, үз чиратында, бәрелүдән каршы килгән “КАМАЗ” астына эләгә. Нәтиҗәдә, җиңел машина водителе һәм аның ике пассажиры да ашыгыч ярдәм килгәнче үк үләләр.

“Daewoo Novus” водителенә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы статья буенча җинаять эше кузгатыла, ул саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерә. Кушнаренко районы суды аңа дүрт ел төрмә җәзасы билгели.

Автор:
Читайте нас: