Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 февраль , 15:04

Юл читендә торган йөк машинасына барып бәрелгән

ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын ачыклый.

Юл читендә торган йөк машинасына барып бәрелгән
Юл читендә торган йөк машинасына барып бәрелгән

Туймазы районында бүген иртән Серафимовка-Нижнетроицкий-Усман-Ташлы автомобиль юлында “ГАЗель” руле артындагы 62 яшьлек ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, юл читендә торган “Даф” зур йөк машинасына барып бәрелгән.

ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “ГАЗель” водителе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Микроавтобус салонында ул берүзе генә булган. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын ачыклый.

Хөрмәтле водительләр, юлларда бозлавык, бик сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз.

Автор:
Читайте нас: