Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 февраль , 08:32

Бер сәгать эчендә гаилә бернәрсәсез калган..

Бөртекләп акча җыеп салган йорт, гараж һәм машина янган.

Бер сәгать эчендә гаилә бернәрсәсез калган..
Бер сәгать эчендә гаилә бернәрсәсез калган..

Краснокама районының Зубовка авылында торак йорт, шулай ук гараж һәм “Niva” автомобиле янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгынны сүндерүдә 16 кеше һәм биш берәмлек техника катнашкан. Бер сәгать ярымнан соң ачык яндыру бетерелә.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Бер версия буенча, янгын электр белән җылытылган  идәннең төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр чыганакта.

Автор:
Читайте нас: