Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 ноябрь 2023, 10:13

Төнлә фаҗигале авария теркәлгән

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Төнлә фаҗигале авария теркәлгән
Төнлә фаҗигале авария теркәлгән

Туймазы районы ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария кичә Атык авылы янында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек урындагы кеше, Бишкурай авылы ягыннан М-5 “Урал” автоюлы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, “Лифан х60” машинасы белән идарә итүне югалта һәм юл читенә чыгып оча.  

Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән водитель ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була.

Фаҗигале авария факты буенча тикшерү башланган. Бу вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өчен берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән.

Хөрмәтле водительләр, хәзерге вакытта юлларда куркыныч. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик. 

 

Автор:
Читайте нас: