Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 сентябрь 2023, 20:35

Себердән гаиләсе янына кайтып килгән...

Руль артында йоклап киткән, диләр.

Төмән - Ханты-Манси федераль автомобиль юлының 255нче километрында Башкортстаннан вахтачы авариягә эләккән.

Билгеле мәгълүматлар буенча, юлда “Чери” һәм “Шкода” машиналары бәрелешкән. “Чери” автомобиле каршы як полосага чыккан булган.

"Чери“ автомобиленең 51 яшьлек водителе руль артында йоклап киткән, диләр инспекторлар. Ул 700 чакрымнан артык юл үткән булган. Нижневартовскидан чыгып, вахтадан Башкортстанга туган йортына кайтып барган.

 33 яшьлек „Шкода“ водителе - хатын-кыз шунда ук һәлак булган, аның 12 яшьлек кызы дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кыз беренче булып әтисенә шалтыратып, фаҗигале вакыйга турында хәбәр иткән.

“Чери” водителе исән, дәваханәгә озатылган. Фаҗиганең сәбәпләрен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый.

Автор:
Читайте нас: