Кичке сәгать тугызда Кушнаренко районында М-7 “Волга” автоюлының 1256нчы километрында, Марс авылы янында, Свердловск өлкәсенең 40 яшьлек “Ман” йөк машинасы водителе 40 яшьлек җәяүлене бәрдергән.
Ары таба “Даф” йөк машинасы юлда яткан җәүяле өстенә барып менә.
Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат алган җәрәхәтләреннән шунда ук вафат була.
Тикшерү эшләре бара.