Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 сентябрь , 11:25

15 яшьлек үсмер исерек килеш руль артына утырган

Машинасын бер көн элек 20 мең сумга сатып алган булган.

15 яшьлек үсмер исерек килеш руль артына утырган
15 яшьлек үсмер исерек килеш руль артына утырган

Әбҗәлил районы Озерное авылында “ВАЗ-2108” автомобиле ЮХХДИ хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Руль артында 15 яшьлек Магнитогорск кешесе була. Егет ял көннәрендә дәү әнисенә кайткан һәм бер көн элек 20 мең сумга машина сатып алган булган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре хокук бозучы яшәгән урынга барган һәм аның әнисе белән бергә малайның исереклек халәтенә тикшерү уздырган. Алкотектор яшь машина водительнең организмында 0.418 мг алкоголь булуын күрсәткән.

- Әлеге факт буенча юридик бәя бирү өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә җибәрелгән барлык процессуаль материаллар да рәсмиләштерелгән. Автомобиль махсус урынга урнаштырылган, - дип хәбәр итәләр ведомствода.

Автор:
Читайте нас в