Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре Уфа районында булган фаҗигале авария урынында эшлиләр.
Билгеле мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге сәгать унда М-5 “Урал” автоюлының 1462нче километрында өч машина—ике зур йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән.
Авариядә 31 яшьлек җиңел автомобиль водителе, кысылып, һәлакәт урынында вафат була.
Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Урында полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.