Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 сентябрь 2023, 16:10

Руль артында йоклап киткән

Микроавтобус салонында 6 пассажир булган.

Руль артында йоклап киткән
Руль артында йоклап киткән

Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча Тикшерү бүлеге Бөрҗән районында яшәүче 36 яшьлек кешене җинаять кылуда гаепләү буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Билгеле мәгълүматлар буенча, “Фольксваген Каравелла” минивэнының водителе Иске Субхангол авылыннан Уфага алты пассажир алып барган.

Юлда микроавтобус водителе каршы полосага чыга, ары таба юл читенә чыгып оча. Нәтиҗәдә, 52 яшьлек пассажир хатын шунда ук һәлак була. Калган пассажирлар җиңелчә җәрәхәтләр алган.

Тикшерү барышында ачыклануынча, микроавтобус водителе юлда йоклап киткән булган.

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган. Водительгә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Автор:
Читайте нас: