Бөре районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак була, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, 20.00 сәгатьтә Уфа – Яңавыл автоюлының 79нчы километрында “Киа Rio” машинасы каршыга килгән “Nissan X-Trail” белән бәрелешкән.
“Авария нәтиҗәсендә, 18 яшьлек пассажир кыз, Яңавылдан булган, шунда ук һәлак булган. Медицина ярдәме “Киа Rio” водителенә һәм “Nissan X-Trail” пассажирына кирәк була. “Киа Rio”ның 22 яшьлек Балтач районы водителе дәваханәдә вафат булуы билгеле булды", - дип хәбәр итәләр чыганакта.
ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.