Башкортстанда 61 яшьлек эшче юл катогы астында калган, дип хәбәр итә төбәк ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Кичә Караидел районында Бөре -Тазтүбә - Сатка автомобиль юлының 74нче километрында 38 яшьлек ир-ат ремонт эшләре вакытында, юл катогында артка хәрәкәт иткәндә, техника артында торучы һәм телефон аша сөйләшүче 61 яшьлек эшчене таптаган.
Ул ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган.