“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Белорет трассасында 11 сәгать тирәсендә булган автомобиль һәлакәтендә “Бердәмлек” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, туган якны өйрәнүче Хәниф Әхмәтҗанов һәлак булган.
Чыганактан билгеле булуынча, яңгырдан соң тайгак юлда “Рено Меган” белән “Лада” машиналары бәрелешкән. “Лада” кюветка очкан, аның 64 яшьлек водителе алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Вафат булган кеше Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидат Хәниф Әхмәтҗанов булып чыга.