Уфа районында полиция хезмәткәрләре Уфа-Ырымбур трассасында юл һәлакәтенең шартларын ачыклый. Бу хакта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов телеграмм-каналында хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, водитель исерек хәлдә булган, ул полиция хезмәткәрләреннән машинада качарга омтылган.
Бүген иртә белән ЮХХДИ хезмәткәрләре "ВАЗ-2109" автомобилен туктатырга тырышканнар. Әмма машина йөртүче полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен игътибарга сукмаган һәм, тизлекне арттырып, качмакчы булдган.
"Уфа районы Зубово авылының Дорожная урамында яшь егет, машина тизлеген киметмичә, юл читенә төшеп ауган" - дип билгели Владимир Севастьянов.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Уфа районында яшәүче 20 яшьлек водитель шунда ук һәлак була. Ике пассажир - 17 һәм 19 яшьлек исерек хәлдәге яшьләр җиңелчә җәрәхәтләр алган.
Фото: Mash-Batash.