“Кызыл таң” гәзите хәбәр итүенчә, Ленинград өлкәсендә “КамАЗ” йөк машинасы трассада 11 үсмер велосипедчы һәм тренердан торган төркемне таптаган. Үсмерләргә ни бары 15 һәм 14 яшь булган.
Яшь спортчыларны җиңел машина озатып барган. Йөк машинасы башта шул автомобильгә килеп бәрелгән. Ары таба фура яшь спортчыларны таптаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча ике кеше һәлак булган. Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.