Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 сентябрь , 15:16

18 яшьлек егет йөрегән кызы белән очрашу өчен машина урлаган

Мәхәббәте яшь егетне җинаятькә илткән.

18 яшьлек егет йөрегән кызы белән очрашу өчен машина урлаган
18 яшьлек егет йөрегән кызы белән очрашу өчен машина урлаган

18 яшьлек Стәрлетамак егете бергә йөрегән кызы белән очрашу өчен җинаятькә барган, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Моның өчен ул ике балигъ булмаган дусты белән машина урларга булган. “ВАЗ-2105” машинасын эшләтеп җибәрү өчен аларга күрше кварталда булган “ВАЗ-2106”ның  аккумулятор батареясын урларга туры килә. Аккумуляторны алып, аны башка машинага куеп, явыз ниятле егетләр Авыргазы районына кыз янына китәләр.

Икенче көнне иртән Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча дежур частена “ВАЗ-2105” автомобилен урлау факты буенча хәбәр килә. Гариза бирүче сүзләре буенча, машинаны төнлә урлаганнар.

Барлык полиция хезмәтләренә, шулай ук якын районнарга урланган автомобиль билгеләре тапшырылган. Авыргазы районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машинаны Наумкино авылында күрәләр һәм туктаталар.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:
Читайте нас в