Кичә Уфаның Баландин бульварында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, 18 яшьлек уфалы “ВАЗ-2112” руле артында җәяүлеләр юлы аша чыккан 23 яшьлек егетне бәрдергән. Җәяүле дәваханәгә барганда үлгән.
Водитель җитди зыян күрмәгән. Тикшерү барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: видеодан скрин.