Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 сентябрь , 14:33

Машинасыннан чыгып очкан...

14 яшьлек үсмер катнашындагы фаҗигале вакыйганың нечкәлекләре ачыкланды.

Машинасыннан чыгып очкан...
Машинасыннан чыгып очкан...

Кичә Кырмыскалы районында булган фаҗигале авария турында хәбәр иткән идек.

14 яшьлек үсмер рөхсәтсез әтисенең машинасына утырып чыгып киткән һәм фаҗигале һәлак булган.

“Башинформ” агентлыгы биредәге коточкыч вакыйганың нечкәлекләрен ачыклады.

Кичкә таба 14 яшьлек үсмер, әти-әнисе өйдә булмаганда, дусты белән әтисенең машинасында йөрергә карар итә. Яңа Кыешкы авылының урау автоюлы буенча хәрәкәт иткәндә, ВАЗ-2110 руле артындагы үсмер идарәне югалтып, юл читенә чыгып оча.

Хәвефсезлек каешы каптырылмаган яшь водителҗ машинаның алгы тәрәзәсе аша чыгып очкан һәм алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Аның дусты каешны эләктергән булган. Шуңа күрә җәрәхәтләр белән генә котылган.

Чыганактан билгеле булуынча, быел 8нче сыйныф укучысы ЮХХДИ хезмәткәрләре игътибарына мопедта йөргәндә эләккән булган инде. Әтисенә карата, транспорт чарасы белән идарә итүне хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен, административ протокол чыгарылган. 30 мең сум күләмендә штраф та билгеләнгән булган.

Автор:
Читайте нас в